news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов тикшерүче эшмәкәргә дөрес юнәлеш бирергә тиеш дип саный

Татарста Президенты фикеренчә, эшмәкәрлеккә өйрәтүдә остазлык мәктәбе кирәк.

Рөстәм Миңнеханов тикшерүче эшмәкәргә дөрес юнәлеш бирергә тиеш дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бизнеска тикшерү белән килгән күзәтчелек органнары дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында шулай дип әйтте.

“Букет столицы” кибетләре челтәренә нигез салучы Евгений Сеньковский, күпчелек очракта, тикшерү белән килүчеләрнең, хаталарны төзәтергә мөмкинлек биргәнче, тизрәк “башны чабарга” җыенуларын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрне яклап: “Мин инде икенче ел рәттән административ басым турында әйтеп киләм. Республика буенча эш тә шуңа күрә аксый”, - диде.

“Бардак булырга тиеш түгел, бу эшне системага салырга кирәк. Тикшерүче дөрес юнәлеш бирергә тиеш. “Мин сезгә шулкадәр срок бирәм, үзгәрешләр күренмәсә, башка чараларын күрәчәкмен” дияргә тиеш. Эшмәкәрләр ягыннан да хилафлыклар булуы сер түгел. Шулай да, бар кешене дә бер калыпка салып үлчәргә кирәкми. Моннан чыгып, остазлык эше кирәк. Конфликтлы вазгыятьләрне ничек кисәтергә һәм башка сораулар буенча да. Мин күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәм: теге яки бу органның вазифаи заты ничек итеп, нинди формада аралашырга тиешлеге турында персоналны өйрәтергә кирәк. Минемчә, мондый эшнең позитив яклары күренәчәк. Ләкин бу эш белән шөгыльләнүче кешеләр белән тиешле эш үткәрү кирәк, шул вакытта конфликтлы очраклар да тумас иде”, - дип әйтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, бу эшне калыплаштыру буенча махсус группасын планлаштырырга кирәклеген әйтте. “Әйе, намуссыз эшмәкәрләр дә бар, ләкин күпчелек өлеше гадел эшләүчеләр бит. Муниципалитет җитәкчеләре дә күпме эшмәкәр булуын, проектларыннан хәбәрдар булса, аларның тыкшынуы уңай йогынты ясар иде. Зур проектларга теләктәшлек итү зарур. Мондый тәҗрибә бөтен республикада булырга тиеш. Иң мөһиме – кешеләрне эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк. Иң яхшы укытучы үзе шушы эшмәкәрлек юлын үткән кеше була алыр иде. Аннан киңәш алып булыр иде. Төп ресурс, акча түгел, кешеләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100