news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов TGIC, IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты

Аерым алганда, TGIC компаниясенең “Смарт Сити Казан” проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Annual Investment Meeting III инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов TGIC, IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Яклар TGIC компаниясенең “Смарт Сити Казан” проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аерым алганда, TGIC компаниясе вәкилләре андый проектларның халыкара бизнесны һәм инвестицияләрне җәлеп итү, эш активлыгының яңа төрләрен булдыру өчен перспективалы булуын, шулай ук көчле икътисади һәм эшлекле потенциалга ия төбәк һәм үзен чит илдә тәкъдим иткән буларак Татарстан өчен проектка ихтыяҗ булуын билгеләп үттеләр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында TGIC компаниясе белән “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ арасында хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Annual Investment Meeting III инвестицион форумы кысаларында Татарстан Президенты IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда яклар киләчәктә хезмәттәшлек итү, шул исәптә “Сити Казань” һәм “Иннополис” кебек уртак проектларны гамәлгә кую мөмкинлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot