news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Тесла технологияләрендә эшләүдә эшче төркем булдырырга кушты

Яңа эшләнмә шул исәптән җил станцияләрендә дә кулланылырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Тесла технологияләрендә эшләүдә эшче төркем булдырырга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа эшләнмәләрне — водород һәм Тесла-технологияләрне кулланып зур егәрлектәге аккумуляторларны перспективалы файдалануны атады һәм әлеге мәсьәлә буенча эшче төркем булдырырга кушты. Бу хакта «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында билгеле булды.

«Без сезнең белән бергә юнәлеш сайлап, эш төркемен булдырыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. Иннополис мәйданчык була алыр иде, дип өстәде.

Яңа эшләнмә төрле максатларда кулланылырга мөмкин, шул исәптән җил станцияләрендә энергия туплау өчен дә, дип сөйләде «Тәҗрибә заводы белән электр химиясе буенча махсус конструктор-технологик бюросы» АҖ генераль директоры урынбасары — «Берләшкән суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Юрий Яненко.

«Традицион аккумулятор туплаучылары һәм водород тупланмасының өстенлекләрен бергә кушу хисабына без баланслы карар кабул итеп, зур егәрлек һәм зур энергетика сыешлыгы белән бергә, максатчан бәя күрсәткечләренә дә ирешә алдык», — дип аңлатты ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100