news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Терроризмны финанслау белән көрәшүдә заманча ысуллар кирәк

Татарстан Президенты Күзәтчелек эшчәнлеге буенча V Халыкара семинарда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Терроризмны финанслау белән көрәшүдә заманча ысуллар кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). "Глобальләшү һәм ИТ-технологияләрнең тиз үсеше шартларында җинаятьчел керемнәргә каршы көрәш чаралары кирәк, бигрәк тә сүз терроризмны финанслау турында барганда". Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Күзәтчелек эшчәнлеге буенча халыкара семинарда хәбәр итте.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара “Корстон"да узды. Анда Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры урынбасары Галина Бобрышева, җинаятьчел керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга каршы Евразия төркеме рәисе Хао Цзинхуа, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм Евразия төркеме башкарма секретаре Сергей Тетеруков катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстан - Россиянең социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы субъектларыннан берсе, диде. Дәүләт программалары һәм проектлар ярдәмендә республикада халыкның тормыш сыйфаты актив үсә. "Кызганыч, республика икътисады актив үсүче потенциаль инвесторларны гына җәлеп итми. Террорчылыкны финанслый торган җинаятьләр белән көрәш бик актуаль”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, Татарстанда җинаятьчел юл белән табылган керемнәрне легальләштерүгә, шулай ук терроризм һәм экстремизмны финанслау каналларын ябуга аерым игътибар бирелә. "Безнең экстремистлык төркемнәрен финанслауга, салым өлкәсендә һәм финанс-кредит өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәштә конкрет нәтиҗәләр бар», - диде ул.

Татарстан Президенты семинарда катнашучыларның игътибарын республикада шикле финанс операцияләре кимүнең уңай динамикасы саклануына юнәлтте. “Бу – Татарстан Республикасы буенча Милли банк, прокуратура органнары, хокук саклау һәм салым органнары белән тыгыз ведомствоара хезмәттәшлек кысаларындагы уртак эш нәтиҗәсе”, - дип басым ясады республика җитәкчесе.

  • Күзәтчелек эшчәнлеге һәм шәхси сектор белән консультацияләр буенча V Халыкара семинар Казанда 24-27 сентябрьдә уза. Чараларда террорчылыкны финанслауга каршы тору өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук дәүләти җайга салу һәм финанс мониторингы өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100