news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Теләчедә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең чәчү алдынгыларына кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Теләчедә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
tulachi.ru/

(Теләче, 11 май, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, 11 майда Теләче районына эшлекле сәфәрендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов очкычтан язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатып йөрде.

Азактан, ул җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең күпъеллык үлән басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, аларның уй-фикерләре белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең чәчү алдынгыларына кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Президентны басу-кырлардагы эшнең барышы, район тормышы һәм республика программалары нигезендә алып барылучы капиталь ремонт, төзелеш эшләре белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов таныштырды.

Аннары, икенче тукталыш буларак, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка бер ел дәвамында капиталь ремонт үткәрелгән һәм күптән түгел генә май, сыр җитештерелә башлаган Теләче сөт-май комбинаты тәкъдим ителде. Район кунакларын Теләче сөт-май комбинаты буенча комбинат директоры Раилә Хисмәтуллина озата йөрде. Аңарчы Рөстәм Миңнеханов комбинатның ишегалдында район эшмәкәрләре һәм алар тарафыннан җитештерелгән продукция үрнәкләре белән танышты.

Өченче тукталышта - Рөстәм Миңнеханов районда җаваплылыгы чикләнгән “ТопГаз” ширкәте тарфыннан Теләчедә төзеләчәк сыекландырылган газ заводы проекты белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100