news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Теләчедә спорт кластеры объектлары дизайнын тәнкыйть итте

Татарстан Президенты архитекторларны спорт корылмаларын проектлаганда бертөрлелектән баш тартырга өндәде.

(Теләче, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районында спорт кластеры объектлары дизайнын тәнкыйтькә тотты.

Теләче районы үзәгендә төзелә торган спорт кластерына “Теләче-арена” боз сарае, “Батыр” спорт комплексы, күпфункцияле спорт мәйданчыгы һәм башка спорт объектлары кергән.

"Проектта транспорт һәм җәяүлеләр инфраструктурасы җитәрлек эшләнмәгән", -  диде ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Рөстәм Миңнехановка.

Татарстан Президенты Фишман сүзләре белән килеште, бинаның дизайнын һәм стилен гади дип белдерде. “Безнең медицинаның, поликлиникаларның үз стиле бар. Спорт объектлары өчен ачык һәм матур үз стилен булдыру зарур”, - диде ул.

Президент ТР Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдиновның бюджет кечкенә булуы турындагы аңлатмасын кабул итмәде. Бирелгән финанслар кысаларында бинаның үз йөзен булдыру мөмкин, дип билгеләп үтте республика лидеры.

“Мондый дизайн өчен архитектор кирәкми, дип аның эшен нольгә тиңләде республика лидеры. Корылма аерылып торырга, спорт объекты икәнлеге күренеп торырга тиеш”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100