Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татпотребсоюзга маркетплейсларда сатуны башларга ярдәм итәргә кушты
Президент фикеренчә, Татпотребсоюзның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү һәм сату өчен потенциалы зур.
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләренә илнең зур электрон мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны җайга салырга ярдәм итәргә кушты. Республика җитәкчесе бу йөкләмәне эшмәкәрләр белән очрашу вакытында әйтте.
«Бүген маркетплейслар — яңа шанс. Әмма аларга чыгу өчен стандартларга туры килергә кирәк. Безгә кулланучы җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты үзенең дә кайчандыр потребкооперация системасында эшләвен әйтте. Аның сүзләренчә, Татпотребсоюзның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү һәм сату өчен потенциалы зур.
«Әйдәгез эшлик, бу дөрес идея», — диде республика Президенты.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге мәсьәләне үз контроленә алачагын әйтте. «Казанда Татпотребсоюзның ике базасы бар, без бу мәсьәләне эшләячәкбез, моның өчен нәрсә кирәген өйрәнәчәкбез», — диде ул.
2021 ел йомгаклары буенча Татпотребсоюз авыл халкы продукциясен 9,8 млрд сумга әзерләгән, бу узган елга карата 11 процентка арткан. Тулаем алганда, авылдагы бер хуҗалыктан сатып алу 35 мең сумнан күбрәк булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз