Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышын үткәрде
Петрозаводск дәүләт университеты IT-паркында тәкъдим ителгән сәнәгать проектлары презентациясе узды
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә кичә узган “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышында перспективалы проектлар каралды.
Петрозаводск дәүләт университеты IT-паркында тәкъдим ителгән сәнәгать проектлары презентациясе узды. Бу идея 2015 елның февралендә Рөстәм Миңнехановның Карелиягә визиты нәтиҗәләрендә туды.
Петрозаводск дәүләт университеты IT-паркы 2005 елда гамәлгә куелган һәм Россиянең Төньяк-Көнчыгышы өчен уникаль булып тора. Бүген биредә 400 дән артык кеше эшли.
Утрышта катнашучыларга җитештерү процессларын оптимальләштерү өлкәсендә эшләнмәләр мисаллары китерелде. Татарстан белән хезмәттәшлек өлкәләре буларак производство белән идарә итү, математик модельләштерү, оптимизацияләүнең катлаулы мәьәләләрен хәл итү программа системалары, интеллектуаль контрольда тоту видеосистемасы («Казаньоргсинтез» карамагында) аталды.
Татарстанда кызыксынган компанияләр белгечләре өчен Петрозаводск вәкилләре катнашында семинар үткәрү турында карар кабул ителгән.
Татарстанда углерод җепселе (углеволокно) производствосын үстерү перспективалары турында Һиндстанның “Бангалоре интегретед систем солюшен” компаниясе җитәкчесе Сундер әфәнде сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 10 елда углерод җепселенә дөньякүләм ихтыяҗ уннарча тапкыр артачак, бу материалга хәзер алюминийга булган ихтыяҗ булачак. Татарстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе булган Сундер әфәнде, республика мондый производствоны үстерү өчен шактый өстенлекләргә ия – углеводород чималы һәм энергия күп, нефть химиясе үсеш алган, интеллектуаль потенциал җитәрлек, дип белдерде. Шул ук вакытта Сундер әфәнде, технологияләре һәм җиһазлары булган предприятиеләрне сатып алырга кирәкми, көнбатыш партнерлар көндәшлеккә сәләтле объектларны сатмыйлар, дип кисәтте.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга йөкләде.
Мәскәү дәүләт университеты һәм Д.И.Менделеев исемендәге Россия дәүләт химик-технологик университеты профессоры Михаил Воротынцев экономияле, компактлы, әмма егәрлекле электр батареясы турында сөйләде. Воротынцев сүзләренә караганда, бу батареялар электромобильләр, пилотсыз очу аппаратлары, субмарин өчен алыштыргысыз, шулай ук күчермә һәм җирле энергия чыгынаклары өчен кулланыла. Аларның өстенлеге агалтынга ихтыяҗ аз булуда. Әмма электромобиль 500 км га кадәр юл үтә ала, ә зарядка бензин салган кадәрге вакыт ала.
Рөстәм Миңнеханов бу тема зур кызыксыну уятуын белдерде һәм Казан илкүләм тикшеренү техник һәм технологик университетларына бу эшләргә керешергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз