news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша

Чара ТР Хөкүмәте Йортында уза.

Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында уза.

Утырышта докладлар тыңлау планлаштырыла. Алар арасында Татарстан нефть, газ, химия комплексында энергонәтиҗәле җиһазларны кертү, инновацион уку җиһазлары һәм уку ярдәмлекләре җитештерү, Һиндстан IТ-компанияләренең электр экосистема диджитализациясе өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү һәм башкалар бар.

Шулай ук утырыш кысаларында Казан технология илкүләм тикшеренү университеты белән Д.И. Менделеев исемендәге Россия химик-технологик университет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot