Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды
Татарстан Президенты җыелган калдыкларны утильләштерүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.
Сәнәгать милке федераль институты (ФИПС) Татарстан Республикасының нефть, газ, химия предприятиеләренә яңа продуктларны лицензияләү һәм алып бару өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. ФИПС эшләнмәләрнең техник дәрәҗәсен бәяләргә, аларны базарга чыгарырга һәм патентны бозудан сакларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ФИПС проект офисы җитәкчесе Олег Костин сөйләде.
Оборона сәнәгате өчен инновацион хәл ителешләрен А. Г. Ромашин исемендәге «Технология» ОНПП генераль директоры Андрей Силкин тәкъдим итте. Чаллы предприятиесе «Ростех» дәүләт корпорациясенә керә. Анда металл булмаган материаллардан һәм махсус химиядән продукция эшләп чыгаралар һәм җитештерәләр.
«Пыяла җепселләре өчен прекурсорлар җитештерүдә керамика күп кулланыла, — дип хәбәр итте А.Силкин. — „Алабуга-Стекловолокно“ заводында җитештерүне өйрәндек. Бездә чит ил чималын сатып алуга чыгымнарны оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр бар».
«Татнефть бу юнәлештә күп эшли, бәлки, якларга берләшергә кирәктер», — дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул КФУ проректоры, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиевка әлеге юнәлешне өйрәнергә кушты.
«Казаноргсинтез» һәм «Түбән Кама Нефтехим» өчен экологик технологияләр «Энергопромсервис-Инжиниринг» АҖнең үсеш бүлеге җитәкчесе Родион Чечик презентациясенең темасы булды. Мәскәү компаниясе су әзерләү, әйләнештәге су белән тәэмин итү, юынтыларны чистарту, ләм карталарын җылылык киптерү юлы белән эшкәртү системаларын гамәлгә ашыра.
Моннан тыш, термик һәм каталитик окисьлаштыру технологияләре тәкъдим ителде. Алар атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләрне минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Мондый технологияләр шулай ук Казан «Водоканал»да да кертелергә мөмкин.
Татарстан Президенты җыелган калдыкларны утильләштерүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Ул төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына «Энергопромсервис» белән хезмәттәшлекне җайга салырга кушты.
2022 елда Татарстан нефть-газ химиясе форумының төп темасы — ESG-сәнәгатьне трансформацияләү. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәбәр итте.
Утырышта шулай ук зур предприятиеләргә, шулай ук Татарстанның кече һәм урта бизнесына 2022 елга китерелә торган углеводород продукциясе һәм нефть химиясе чималы исемлеген расладылар. Нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз