Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест" Директорлар советы утырышын үткәрде
Татарстан инновацион сәнәгать эшләнмәләрен куллану белән кызыксына, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан үз нефть-газ химиясе комплексына алдынгы эшләнмәләр кертү өчен ачык, чөнки яңа технологияләр предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыра. Бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг”ның Директорлар Советында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов I кварталда республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эш нәтиҗәләре турында докладтан соң, илнең берничә регионыннан компанияләрнең һәм фәнни үзәкләрнең перспективалы тәкъдимнәрен тыңлады.
Түбән Новгородның "ОКБМ Африкантов”ны баш конструктор Николай Кодочигов тәкъдим итте. Ул атом-водород энергетикасы өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Киләчәктә водород ягулык элементларын транспортта, энергетикада, шулай ук энергияне саклау өчен файдаланырга мөмкин булачак. Водородны куллануның тагын бер потенциаль варианты - нефть химиясе комплексы өчен җылылык чыганагы сыйфатында.
“Бүген “Росатом”да шундый станцияне гамәлгә ашыру өчен юл картасы эшләнгән. 2024 елга кадәр тәҗрибә эшләрен коммерциядә куллану дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк”, - дип хәбәр итте докладчы. Миңнеханов бер җайланмадан водород чыгару күләме нинди булырга мөмкин, дип сорады, бу технологиянең зур потенциалын билгеләп үтте. "Идея үзе бик кызыклы. Чөнки бүген водородсыз җитди җитештерү мөмкин түгел — бу нефть эшкәртү дә, нефть химиясе дә”, - диде Татарстан Президенты һәм әлеге проект буенча эшче төркем булдырырга кушты.
Икенче доклад белән Петербургның “НТЦ Русь " фәнни үзәге вәкиле чыгыш ясады. Ул сәнәгатькә “Әйберләр интернеты”н кертү турында сөйләде. Сүз җитештерү җиһазларын идентификацияли һәм исәпкә алып бара ала торган акустоэлектрон датчиклар, шулай ук аның температурасын күзәтү турында барды.
"Безгә предприятиеләрнең иминлеген, нәтиҗәлелеген һәм табышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган барлык яңалыклар да бик кызыклы. Дөньяда мондый мөмкинлекләр һәм технологияләр бар инде. Без дә аларны да файдаланырга тиеш”, - дип йомгаклады Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз