news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесен ачты

Әлмәттә эшче һөнәрләрнең традицион ярышлары үтә.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесен ачты
tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсантларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Татарстан Республикасы башкаласында тәмамланган 45нче WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты турында искә төшерде. Ул Россия әлеге хәрәкәткә 2012 елда гына кушылса да, аның җыелма командасы гомумкоманда ярышларында икенче урынын алды, диде.

Аннары Татарстан Президенты «Татнефть»нең яшь белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирүен әтте һәм, кызганыч, конкурс дисциплинасы WorldSkills компетенциясенә керми, дип өстәде. «Чемпионатта бу компетенцияләр булса, без алар буенча, һичшиксез, алтын медальләр яулар идек», – диде ул.

Тантанада катнашкан Казахстан «НК «КазМунайГаз» АҖ идарә рәисе урынбасары – финанс директоры Даурен Карабаев Рөстәм Миңнехановка һәм Наил Магановка Казахстан нефтенең 120 еллыгы хөрмәтенә медальләр тапшырды.

«Татнефть» безнең өчен күп очракта үрнәк булып тора», - диде ул.

Казахстан делегациясе «Татнефть» оештырган ярышларда катнашмый. Делегация үзләре уздыра торган «Иң яхшы һөнәр иясе» форумына килгән. Форум 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100