news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" - Татарстан икътисадының нигезе"

^Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" - Татарстан икътисадының нигезе"

(Әлмәт, 30 июнь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Бүген акционерлар «Татнефть» ААҖнең Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге еллык җыелышында 2004 елга йомгак ясады.

"Татнефть"нең узган елгы финанс-икътисади нәтиҗәләре хакында акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов чыгыш ясады. Компания җитәкчесе бәяләвенчә, 2004 елда "Татнефть" билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыра, производство программасын үти, икътисади тотрыклылыкны һәм предприятиенең акцияләре бәясе үсешен тәэмин итә алган.

2004 елда «Татнефть» акционерлык җәмгыяте тарафыннан нефть табышы күләме 430 мең тоннага арттырылган. Барлыгы 25 миллион 100 мең тонна нефть чыгарылган, аларның 45 проценты заманча ысул белән алынган. Эзләү-күзәтү бораулавының гомуми күләме 50 мең метрдан артып киткән. «Татнефть» нефть запасларын Татарстаннан тыш Калмыкия, Оренбург, Самара һәм Ульяновски өлкәләре территориясендә эзләүне дәвам иткән.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, «Татнефть» компаниясенең заманча технологияләрен һәм җиһазларын читкә чыгару эшләре елдан ел актив һәм уңышлы бара. Хәзерге вакытта «Татнефть» контрактта Иран, Оман, Сирия, Казакъстан һәм Кытай территорияләрендә катнаша. 2004 елда ерак чит илләргә 42 процент нефть сатылган, 20 процент җитештерелгән шиннар һәм 19 процент Түбән Каманның техник углерод заводы продукциясе чыгарылган. Вертикаль интеграция үсеше кысаларында корпоратив һәм җәлеп ителгән чыганаклар хисабына компаниянең нефть химиясе предприятиеләре, сату һәм сервис комплексы үсешенә 2,5 миллиард сум инвестиция үзләштерелгән. 2004 елның ахырында «Татнефть» сәүдә маркасы астында эшләүче бензин белән тәэмин итү станцияләре саны 547 гә җиткән. Хисап елында бензин белән тәэмин итү станцияләренең әлеге челтәре буенча 1 миллион тоннадан артык нефть продукты сатылган.

"Түбән Кама Шин" акционерлык җәмгыяте компаниянең нефть химиясе комплексының эре предприятиесе булып тора, анда Россиядә җитештерелә торган шинның өчтән бер өлеше диярлек чыгарыла. Узган ел "Пирелли" технологиясе нигезендә радиаль җиңел автомобиль шиннарын заманча җитештерү үзләштерелгән, бер елда 2 миллион данә чыгарырга мөмкин. "Кама-Евро" сәүдә маркалы әлеге производство продуктлары югары эффектлы шиннар сыйфат күрсәткечләре буенча иң яхшы дөнья аналогларыннан калышмый.

2004 елда өчен “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең курс акцияләре 30,4 процентка үсте, дип хәбәр итте Шәфәгать Тәхәүтдинов. Хәзерге вакытта “Татнефть” акцияләре эре Россия компанияләре арасында сатылуы буенча иң яхшылардан санала, Нью-Йорк, Лондон фонд биржасында, Мәскәүнең банкара кыйммәтле кәгазьләр биржасында, Россия сәүдә системасында актив сатылалар һәм эре инвестиция банклары нигезен тәшкил итәләр.

Компаниянең агымдагы елга бурычлары хакында сөйләгәндә, үзгәреп торган законнар, нефть һәм нефть продуктлары базарының үзгәреп торган конъюнктурасы шартларында, “Татнефть” коллективына конкурентлыкны саклап калу, шулай ук тотрыклылык һәм, яңа чыганакларны эшләтеп җибәрү, алдынгы технологияләрне кертү юлы белән нефть һәм газны рентабельле чыгаруны оптимальләштерү, катламнардан нефть чыгаруны арттыру, горизонталь һәм күпзабойлы скважиналарны бораулау, шулай ук Татарстан Республикасы чикләрендәге запасларны яңадан җитештерүне киңәйтү исәбенә, кабул ителгән социаль һәм икътисади үсеш программаларны тормышка ашыру өчен күп көч кую таләп ителә, дип билгеләп үтте акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. Шәхси нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производствосын алга таба үстерү исәбенә, җитештерелгән күп конкурентлы продукциянең әзер төрләрен сату күләмнәрен арттыру икенче мөһим бурыч булып тора.

“Татнефть” – югары технологияле компания. Шуның өчен без инновацион юнәлешле инженер-техник сәясәтне формалаштыру һәм тормышка ашыруны, тәкъдим ителгән технологик һәм фәнни күләмле производство хезмәтләре күрсәтү күләмнәрен һәм төрләрен ТР һәм РФ чикләрендә дә киңәйтүне дәвам итәргә тиешбез”, - дип ассызыклады Шәфәгать Тәхәүтдинов.

Татарстан Премьер-министры, “Татнефть”нең Директорлар советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау чыгышында акционерлар алдында “Татнефть”не Татарстанның икътисади нигезе, дип атады һәм компания республикадагы бөтен өстәмә кыйммәтнең 41 процентын тәэмин итә дип билгеләп үтте. Нефть компаниясе бурычлары хакында сөйләп, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың ягулык-энергетика комплексы 2020 елга кадәр елына 30 миллион тонна нефть чыгаруны күздә тота, дип хәбәр итте. Моңа “Татнефть” тарафыннан нефть чыгаруны җайга салу һәм кече нефть компанияләренең нефть чыгаруны арттыру исәбенә ирешеләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, “Татнефть” тарафыннан геологик-эзләү эшләрен, шул исәптән, республика чикләрендә дә үткәрүне киңәйтү таләп ителә. 2009 елда республикада елга 14 миллион тонна углеводород чималы эшкәртү буенча нефть эшкәртү комплексы төзү ниятләнелә. Ә 2005 “Татнефть” нефть химиясе производствосының еллык күләмен 18 миллиард сумга җиткерү таләп ителә.

“Татнефть”тә эшчеләрне арттыруга бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов компания алдына нефть төбәгендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү исәбенә яңа эш урыннары булдыру бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100