news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Татнефть” – Татарстан бренды”

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән “Татнефть” ААҖнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды

(Әлмәт, 4 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән “Татнефть” ААҖнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Шәһәр мәйданындагы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, нефть сәнәгате ветераннары, республиканың нефть крае муниципаль районнары башлыклары, “Татнефть” компанияләре төркемнәре коллективлары, катнаш тармаклар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, "Татнефть"не беренче номерлы компания һәм Татарстан бренды дип атап, аның республика социаль-икътисади үсешендә зур өлешен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Түбән Камада “Татнефть” тарафыннан төзелә торган “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы тиздән Татарстан бренды булачак.
“Кешеләр – компаниянең төп байлыгы”, - диде “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов. Ул компанияне оештыруда өлеш керткән барлык буын нефтьчеләренә рәхмәт белдерде.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда нефть компаниясенең беренче оешу этаплары сурәтләнгән иде. Татарстан нефтенең 8 “генералы”н –“Татнефть”нең генераль директорлары Алексей Шмарев, Валентин Шашин, Рәфкать Мингәрәев, Әгъзам Вәлиханов, Ришат Булгаков, Әкълим Мөхәммәтҗанов, Ринат Галиевны искә алдылар. Алар барысы да компания төзелүдә генә түгел, ә илнең нефть сәнәгате үсеше тарихында сизелерлек эз калдырган. Компания ветераннарына һәм фронтовикларга чәчәк тапшырылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot