news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”нең Халыкара кредит килешүен әһәмиятле вакыйга дип атады

1,5 миллиард доллар күләмендәге кредит “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк

(Казан, 24 ноябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда “Татнефть” ААҖ һәм Халыкара, Россия банклары синдикаты арасында имзаланган 1,5 миллиард долларлык кредит килешүен Татарстан өчен генә түгел, тулаем алганда Россия бизнесы өчен әһәмиятле вакыйга, базар өчен уңай алшарт дип атады.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, әлеге килешү икътисади кризис шартларында моңарчы күрелмәгән вакыйга. Кредит Россия күләмендәге уникаль проект – Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Премьер бу проектны күптән түгел Түбән Камада РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин тарафыннан үткәрелгән Россиядә нефть һәм газ химиясен үстерү буенча киңәшмә контекстында нәрсәгә омтылырга кирәклегенең ачык мисалы дип атады.
Рөстәм Миңнеханов проектның уңышлы булачагына тирән ышаныч белдерде, аның сроклары чынбарлыкка, ә технология һәм процедуралары барлык Халыкара таләпләргә дә туры килә. Комплексның беренче заводын (нефть эшкәртү заводы) төзү 2010 ел ахырына билгеләнгән, Премьер–министр банк синдикатында катнашучыларны аны эшләтеп җибәрү тантанасына чакырды. “Татарстанда башка яхшы проектлар да җитәрлек, кризис кайчан да булса бетәчәк һәм безнең хезмәттәшлектә яңа этап башланачак”, – дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100