Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша
"Татнефть” Директорлар советы утырышы һәм акционерларының еллык җыелышы Әлмәттә узачак.
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәткә эш сәфәре белән барырга планлаштыра. Ул "Татнефть” ГАҖ акционерлары җыелышында һәм Директорлар советы утырышында катнашачак.
Узган ел Россия әйдәп баручы нефть-газ секторы компанияләренең берсе барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча уңышлы үсеш күрсәтте. 2017 елда 29 млн тонна чамасы нефть чыгарган, углеводород урыннарын уңышлы үзләштерүне дәвам итә, 8,5 млн тонна нефть продукты җитештерелгән. Нефтьне эшкәртү тирәнлеге 99,24 процент тәшкил итә.
Автозаправка станцияләре челтәре актив үсеш ала. 2016 ел белән чагыштырганда, бер ягулык станциясенең кереме 6 процентка арткан. Дөньяның 50 иленә җибәрелә торган шин продукциясеннән кергән табыш арткан. Югары технологияле продуктлар композит кластеры үсеш ала. Генерация егәрлекләренең ышанычлылыгы һәм нәтиҗәлелеге арта.
2017 елның нәтиҗәләре буенча “Татнефть” төркемнәренең консолидацияләнгән табышы 17,4 процентка арткан һәм 681 млрд сумнан арткан. “Татнефть” ГАҖ капитализациясе бер елда 14 процента арткан һәм 1,1 трлн сумга җиткән.
2025 елда компания активларын доллар эквивалентында икеләтә арттырырга, финанс тотрыклылыгын сакларга, дивиденд кереме һәм үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәтергә ниятли.
- 2017 елда “Татнефть” ГАҖ компанияләренең үсеш стратегияләре инициативасын гамәлгә ашыруга гына да 90 млрд сум чамасы юнәлдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз