news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" кризис чорында ТР бюджетына ярдәм итте”

Компания республиканы 39 процент өстәмә кыйммәт белән тәэмин итте

(Әлмәт, 25 июнь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). «Татнефть» дөнья икътисадында катлаулы 2009 елда даими эшләде, Татарстанның компаниядән 17,5 мииилиард сум күләмендә салым алуы, бюджеты өчен дә ярдәм булды. Бу хакта бүген компания акционерларының еллык җыелышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Моннан тыш,компаниянең чиста кеременнән (быел ул 50,9 миллиард сум) дивидентка 30 процент акча күчерү исәбенә керем көтә. Республика башлыгы сүзләренчә, “Татнефть” кризиста кыенлыклар кичерсә, бу вәзгыятьтән ничек чыккан булыр идек, билгесез.
Нефть сәнәгате өлешенә ТР сәнәгать производствосының 33 проценты туры килде. Ул предприятиеләрнең эшчәнлекләрен бәяләүнең төп критерияләренең берсе буларак өстәмә кыйммәт күләмен белдерде. 2009 елда “Татнефть”нең бу күрсәткече 171 миллиард сум тәшкил иткән, яки республика күләменнән 39 процент.
“Татнефть”нең чимал ресурслары буенча перспективалары яхшы, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Узган ел нефть запаслары 63 миллион тоннага арткан, шул исәптә Татарстан территориясендә - 44,5 миллион тоннага.
Узган ел Россиядә тиңдәше булмаган Түбән Кама цельнометаллокорд шиннар заводын файдалануга тапшыру компаниянең зур уңышы, ул 500 миллион долларга төште, дип белдерде ТР Президенты. Аның продукциясе автомобильләр сәнәгатенең көндәшлелеккә сәләтен күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше өстенлекле инвестицион проект булып тора, аның беренче производствосын җибәрү агымдагы елның октябренә билгеләнгән.
Кризис шартларында “Татнефть” республика алдында социаль вазифаларын үтәвен дәвам итә. Аерым алганда, ул республика социаль ипотекасы өчен төп түләүче булып тора. Компания 60 еллыгы кысаларында Укытучы елында Татарстан мәктәпләре өчен «Дукато» 60 микроавтобус һәм компьютер класслар өчен 60 комплект тапшырырга карар иткән, дип белдерде республика башлыгы.
“ТАНЕКО” проектын гамәлгә куюдан тыш “Татнефть”нең төп бурычларының берсе үз көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү, шул исәптә ресурс-энергия саклаучы чаралар исәбенә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100