news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниесе директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде

"Татнефть" Директорлар советының чираттагы утырышы бүген Әлмәттә үтте.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татнефть» ГАҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы бүген Әлмәттә үтте. Утырышны компаниянең директорлар Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш барышында 2016 ел буенча «Татнефть» акционерлар җәмгыятенең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре чыгарылды һәм агымдагы елның февраль аена бюджет расланды. Геолог-разведка эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруда төп юнәлешләр буенча фикер алышында. Нефть запасларын булдыруда, яңа нефть ятмалары табуда инновацияләрне актив куллану кирәклеге билгеләнде.

Идарәнең эчке аудит эшләре йомгаклары буенча мәгълүмат тыңланды. Аудит нәтиҗәләре нигезендә эш һәм хезмәт күрсәтү буенча көндәш сатып алуларның сыйфатын күтәрү, шулай ук шин комплексы предприятиеләре өчен чимал сатып алу параметрларын яхшырту мөһимлеге билгеләнде.

Идарә шулай ук “кайнар линия” эшен координацияли, анда хисап чорында 790 хәбәр кергән, шуларның 28 проценты максатчан хәбәрләр булып, кимчелекләрне һәм хокук бозуларны күрсәтә. Нәтиҗәдә, алар буенча тиешле чаралар күрелгән.

2016 елда «Делойт» компаниясе тарафыннан эчке аудит функциясенә бәяләмә үткәрелгән. Нәтиҗә уңай булган, ул халыкара һөнәри стандартларга туры килә.

Утырышта шулай ук «Татнефть» эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot