news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты

«Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме беренче яртыеллыкта 43,3 млрд. сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 2018 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм сентябрь аена бюджеты расланды.

Компаниянең быелның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.  

Хисап чорында «Татнефть» ГАҖ ятмаларында 14,11 млн. тонна нефть чыгарылган. Юлдаш газны җыю күләме 447 млн. куб. метр тәшкил иткән. Эксплуатациягә 236 яңа нефть чыгаручы һәм 95 басым ясаучы скважина кертелгән. Аеруча үзле нефть чыгару күләме – 933 мең тонна, АҮН ятмаларын эшкәртү буенча барлыгы ел башланганнан бирле 1 июльгә 4338 мең тонна нефть чыгарылган.   

«Татнефть» ГАҖ хисаплылыгы күрсәткечләре буенча үткән елның шушы чорына карата төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән килер-брутто – 98,7 млрд. сумга арткан һәм 430,9 млрд. сум тәшкил иткән, килер-нетто (НДСтан һәм экспорт пошлинасыннан башка) 91,1 млрд. сумга арткан һәм 365,3 млрд. сум тәшкил иткән, финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 93,9 млрд. сум чиста табыш алынган. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме беренче яртыеллыкта 43,3 млрд. сум тәшкил итә.

Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot