news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" директорлар Советының чираттагы утырышын уздырды

Утырыш Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Бүгенге "Татнефть" җәмгыяте  директорлар Советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты, директорлар советының рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш барышында оешманың агымдагы елның ике ае бюджет үтәлешенә йомгак ясалды, шулай ук апрельгә һәм 2017 елның икенче кварталына бюджет расланды.

Утырышта катнашучылар яңа нефть ятмаларын эшкәртү проекты турында да сөйләште. Утырыш барышында башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot