news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

Компаниянең агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше каралды һәм ноябрьгә бюджет расланды

 (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Компаниянең агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше каралды һәм ноябрьгә бюджет расланды.

Директорлар советы финанс-хуҗалык эшчәнлек фаразын, нефть табышы буенча планнарны һәм компаниянең 2015 елга геологик-техник чараларын карады. Шулай ук нефть табышы өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикерләштеләр. Бу өлкәдә соңгы елларда үсеш булуы күзәтелә. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең төп факторлары – эш урыннарын оптимальләштерү, оештыру-техник проектларны гамәлгә кую, яңа техника һәм технологияләрне кертү, сакчыл производство каралды.

Утырышта “ТАНЕКО” проектын гамәлгә кую һәм үсеш стратегиясе турында мәгълүмат тыңланды. Шулай итеп, 2016 елда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексында эшкәртү тирәнлеген 90 процентка кадәр арттыру планлаштырыла, үтә күренмәле нефть продуктларын – 77 процентка кадәр.

Базарда зур ихтыяҗ булган автомобиль бензины һәм нефть продуктларын җитештерү “ТАНЕКО” комплексы рентабельлеген сизелерлек күтәрү мөмкинлеге бирә. 2020 елга үсеш программасын этаплап гамәлгә кую кысаларында эш дәвам итә, бер елда нефть эшкәртү күләмен 14 миллион тоннага кадәр җиткерү карала, эшкәртү тирәнлеген – 92 процентка кадәр, үтә күренмәле нефть продуктларын – 87 процентка кадәр, дип хәбәр итә “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot