news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” директорлар советын җитәкләвен дәвам итә

Әлмәттә нефть компаниясе акционерларының еллык җыелышы узды

(Әлмәт, 25 июнь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов компаниянең 2009 елгы эшчәнлге турындагы доклад бедән чыгыш ясады.
Дөньяви кризис шартларында хисап елы “Татанефть” өчен икътисади ныклык һәм тотрыклылыкка тикшерү булды, диде компания җитәкчесе. Аның сүзләренчә, алдагы елларда финас якны ныгыту һәм корпоратив идарә итүне камилләштерү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре бу сынауны җиңәргә, нефть-газ табышы күләмен тотрыклы итү һәм арттыру буенча стратегик бурычларны үтәүне дәвам итәргә мөмкинлек биргән.
Узган ел «Татнефть» 25,85 млн. тонна нефть тапкан, бу 2008 ел күрсәткечләреннән 0,3 процентка югары. Бу соңгы 15 елда рекордлы күләм. Гомумән Самара һәм Оренбург өлкәсе нефть табышын да кертеп, компаниянең консолидацияләнгән күрсәткече 26,106 млн. тонна тәшкил иткән. Компания Калмыкия, Ульян өлкәсе, Ненецки автономияле округында да нефть-газ ятмаларын эзләү һәм разведкалау белән шөгыльләнә. Россия территориясендә һәм Татарстаннан читтә 23 яңа скважина борауланган.
Җыелышта 2009 ел нәтиҗәләре буенча 15,262 млрд. сумны дивидентларга юнәлдерү турындагы карар кабул итте. Бу 2008 ел белән чагыштырганда 4,951 млрд. сумга күбрәк. Шулай ук чиста керемнән 5,7 млрд. сум капиталь салуга юнәлдереләчәк, калганы производствоны үстерүгә тотылачак.
Акционерлар компаниянең директорлар советын сайлады, аның состав үзгәрмәде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президентының нефть, газ, химия комплексы буенча ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары эшкәртү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ республика дәүләт холдингы генераль директоры Валерий Сорокин бар. Бәйсез директорлар буларак «Brentcross Ltd.» компаниясе директоры Марина Воскресенская, «SGI Group Ltd» компаниясе директоры Сушован Гош, Британиянең «Waygood Limited» фирмасы директоры Дэвид Вейгуд сайланды.
Генераль директор Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасарлары Наил Ибраһимов һәм Наил Маганов, генераль директор урынбасарлары Владимир Лавущенко һәм Рәис Хисамов, "Әлмәт нефть" башлыгы Миргазиян Таҗиев тарафыннан «Татнефть» топ-менеджменты тәкъдим ителде.
Утырышта совет рәисе итеп 11 нче тапкыр рәттән Рөстәм Миңнеханов сайланды. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең яңа вазифада нигә тагын әлеге органны җитәкләргә риза булдыгыз дигән соравына Президент: «ТАНЕКО» объектын эшләтеп җибәрүгә әзерлек бара, бу эштә бөтен республика катнаша һәм «Татнефть» база булып тора. Бу максатлар өчен эре фианслар күчерелә, бу вәзгыятьтә җитәкчелек алмашу кирәк эш түгел”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, аның өчен “Татнефть” эшендә катнашу кыенлык тудырмый, ул ярдәм итү өчен компаниянең бөтен проблемаларын да белә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100