news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышында катнашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы тарафыннан компанияне матди-техник тәэмин итү системасын киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре каралды. 2013 елгы МТО стратегиясен гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗә, китереп торуларда монополизм булдырмау, 2015 елда «Татнефть» төркеме предприятиеләрендә сатып алулар оештыруның бердәм стандартын кертү билгеләнде, диелә әлеге хәбәрдә.

"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу – сатып алулар процедураларының ачыклыгын арттыру һәм вакытын кыскарту, ачык күләмнәре белән якынча шартнамәләр төзү, сатып алуларда субъектив факторны мөмкин кадәр киметү, маркетинг тикшеренүләре, тендерлар уздыру. Утырышта структур һәм ярдәмче предприятиеләрне матди-техник тәэмин итү хезмәтләрен үзәкләштерү юлы белән МТО оештыру структурасын киләчәктә камилләштерү турында карар кабул ителде.

2017 ел йомгаклары буенча «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышын уздыру урыны һәм датасы билгеләнде. Гомуми җыелыш 2018 елның 22 июнендә Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100