news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" Директорлар советы утырышын үткәрде

Утырышта 2014 елның 8 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тикшерелде

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2014 елның 8 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тикшерелде һәм агымдагы елның октябрь ае һәм IV кварталына бюджет расланды.

Директорлар советы үзлеге югары булган нефть чыганакларын эшкәртү программасының  үтәлеше хакындагы мәгълүматны тыңлады. Хәзерге вакытта Әшәлче чыганагында 31 парлы һәм 7 пароциклик скважина эшли, алардан тәүлегенә уртача 700 тоннадан артык нефть суыртыла. Катламнардагы басымны саклау системасын камилләштерү хакында да мәгълүмат бирелде. Бүгенгә 2011-2015 елларга исәпләнгән программа тормышка ашырыла. Ул геологик-техник чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Утырышта компаниянең шина җитештерү тармаганы үстерү юллары тикшерелде, аның бүлендек һәм бәйле җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәлелеге бәядәнде.

Директорлар советы утырышында "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә кагышлышы башка мәсьәләләр дә тикшерелде, дип белдерә "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте.    

(Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100