Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышын үткәрде
Утырышта компаниянең 2018 елның 5 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, июльгә һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджет расланды.
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Бүген Әлмәттә “Татнефть” гамәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Директорлар советы утырышында компаниянең 2018 елның 5 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, июльгә һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджет расланды.
Шулай ук “Татнефть” компаниясенең Татарстаннан читтә разведка һәм нефть табышы турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар.
Компаниянең Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәсе, Калмыкия Республикасы һәм Ненец автоном округында эшләр алып барырга лицензиясе, шулай ук Россиядән читтә, шул исәптә Ливиядә нефть ятмаларын эзләүгә хокукы бар.
Директорлар советында Татарстаннан читтә компания потенциалын нәтиҗәле куллану мөмкин булган активларны билгеләү буенча эшләрне дәвам итү турында карар кабул ителде.
Газ-химия комплексын үстерү стратегиясе һәм бу юнәлешнең базар перспективалары турында мәгълүмат тыңланды. Бу бизнес-юнәлешнең икътисадый үсеш нәтиҗәлелеген билгеләү буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.
Директорлар советында “Татнефть” гамәви акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз