Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” агентлыгы бурычларын билгеләп үтте
Президент массакүләм мәгълүмат чаралары әһәмиятенә тукталды.
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татмедиа” республика агентлыгы халык белән кире элемтә урнаштыруда нәтиҗәле мәйданчык булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында билгеләп узды.
“Татарстанлыларның республика тормышында катнашуы үсешкә этәргеч бирә торган бәрәкәтле көчкә әверелергә тиеш. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет чыганаклар зур әһәмияткә ия”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә төп игътибарны контентның сыйфатына, аның таралыш ысулларына һәм оперативлыгына юнәлтергә кирәк. “Кешеләрнең мәнфәгатьләре туктаусыз үзгәреп торуын һәм дөнья трендларының көчәюен исәпкә алу зарур. Мәгълүмат тарату каналларының үзгәрүе һәм күптөрлелеген исәпкә алып, “Татмедиа” республика агентлыгына мәгълүмати киңлекне булдыруда үзенең нинди роль уйнаганын кабат күздән кичерү зарур. Бу киңлек безнең киңкырлы эшчәнлегебезне чагылдырып кына калмыйча, халык белән кире элемтә урнаштыруда нәтиҗәле корал да булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз