news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде

Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән Татфондбанк һәм Интехбанкның банк операцияләре эшчәнлегенә лицензиясен алу уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә банк активларын, физик һәм шулай ук юридик затларга бирелгән кредитлар бурычларын кертеп, банкның зыян күргән клиентларына түләүләрне максималь тәэмин итү өчен аларны ачыклауга һәм читкә чыгаруга юл куймау өстенлекле мәсьәлә булып билгеләнгән.

Шулай ук әлеге банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100