news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк буенча: Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал

Татарстан Президенты сүзләренчә, барлык хокук саклау системасы менеджерлар гаебен билгеләү өстендә эшли.

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк буенча: Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хәзер иң мөһиме – Татфондбанкта акчасын башка кертем формасына күчерүче гражданнарны яклау. Шулай ук банкта булган активларны реализацияләү хисабына физик затларга акчаларын кайтару. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган федераль һәм республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда җиткерде.

Республика башлыгы сүзләренчә, физик затларга 50 млрд сумнан артык акча кайтарылган.

«1,7 – 1,8 мең кеше кертемнәрен банкның башка тармакларына күчергән. Алар дәүләт иминиятләштерүеннән мәхрүм калды. Аларны ялгыштырганнар. ТФБ Финанс – Татфондбанк эчендәге тармак иде. Хәзер барлык хокук саклау системасы менеджерлар гаебен билгеләү өстендә эшли. Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал», – диде Татарстан Президенты.

«Ак Барс» Банк буенча курку булмаска тиеш, дип тә белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Банк хезмәтләр күрсәтү буенча эшләргә тиеш. "Ак Барс" Банк моны булдыра ала», – диде республика башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100