news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Татэнергосбыт” компаниясенең яңа бинасында булды

Республиканы электр энергиясе белән тәэмин итүче җәмгыятьнең яңа бинасы бер ай элек хуҗаларын кабул иткән иде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенең идарә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәк офисы урнашкан яңа бинасында булды. Аны акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Республиканы электр энергиясе белән тәэмин итүче җәмгыятьнең яңа бинасы бер ай элек хуҗаларын кабул иткән иде. Шуңа кадәр идарә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисы хезмәткәрләрен арендага алып торган биналарга урнаштырган булган. Барлыгы 850 меңнән артык физик һәм 33 меңнән күбрәк юридик затка хезмәт күрсәтә торган компания өчен бу отышлы түгел.

Яңа бинаның беренче катында Татарстан Президентына клиентларга хезмәт күрсәтү офисының эшен күрсәттеләр. Залга аерым керү урыны һәм клиентларны кабул итү өчен 9 тәрәзә бар. Бер үк вакытта 13 персональ менеджер хезмәт күрсәтә. Килүчеләргә уңайлы булсын дип, залда терминал эшли, электрон чират аерым мониторларда чагылыш таба, инфоматлар, башка җиһазлар куелган. Бинада һәркем үтеп йөри алырлык уңайлы мохит булдырылган.

Рөстәм Миңнехановны шулай ук идарәдә күпләп сату базарыннан республика ихтыяҗлары буенча электр энергиясен көндәлек сатып алу процессы белән таныштырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot