news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстандагы яңа вәкилен билгеләде

Әлеге вазифаны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы халыкара элемтәләр бүлегенең элеккеге башлыгы Айдар Әхтәриев башкарачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Моңа кадәр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы вазифасын биләгән Айдар Әхтәриев Татарстанның Үзбәкстандагы яңа вәкиле итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа вәкил өч елга билгеләнде.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов хезмәт килешүенең вакыты төгәлләнү һәм пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә Рамил Шакировны әлеге вазифадан азат иткән иде. Ул бу вазифаны 2006 елдан биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot