Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән тәҗрибә уртаклашырга әзерлеген белдерде
Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән Ташкент өлкәсе делегациясе очрашты.
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты республиканың Үзбәкстан коллегалары белән төрле юнәлешләрдә һәм икътисадның төрле өлкәләре буенча тәҗрибә уртаклашырга әзерлеге турында белдерде. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе төбәге буларак, Татарстан Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү яклы. "Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе делегациясенең бүгенге визиты алга таба үзара элемтәләрне ныгытуга китерәчәк", - диде Миңнеханов.
Республика лидеры Татарстан Үзбәкстанга төбәк предприятиеләрендә җитештерелә торган сәнәгать продукциясен җибәрү белән кызыксынуын искәртте.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз