news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яһүд җәмгыятен Ханука һәм Яңа ел белән котлады

Республика Президенты синагогада булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яһүд җәмгыятен Ханука һәм Яңа ел белән котлады
twitter.com/liliGalimova

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов синагогада республиканың яһүд җәмгыятен Ханука һәм Яңа ел белән котлады. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шундый мәгълүмат урнаштырган.

«Президент раввинга җәмгыятьнең республикада тынычлык һәм татулыкны ныгытуда зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерде», - дип яза Лилия Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның вертолетта очарга теләгән малайның хыялын чынга ашыруы хакында хәбәр иткән иде инде. Яңа ел алдыннан ул тагын өч баланың теләген үтәргә ниятли.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның вертолетта очарга теләгән малайның хыялын чынга ашыруы хакында хәбәр иткән иде инде. Яңа ел алдыннан ул тагын өч баланың теләген үтәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot