news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яңа транспорт министрын тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яңа транспорт министрын тәкъдим итте

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа министр Илдус Фәсхетдиновны тәкъдим итте.

Искәртеп үтәбез, кичә ТР Президенты Указы нигезендә, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов үз вазифасыннан азат ителде. ТР Президенты Указы нигезендә, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Илдус Фәсхетдинов билгеләнде.

“Тормыш үзгәрә һәм Татарстан үсешендә яңа этап җитә. ТР Хөкүмәтендә үзгәрешләр булып тора, кадрлар яңартыла, бу процесс сезнең министрлыкка да кагылды. Владимир Швецов сезнең команда белән озак еллар җитәкчелек итте, күп кенә җитди юл проектлары гамәлгә ашырылды. Яңа команда транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагын тагын да тизләтелгән һәм инновацион рәвештә үстерер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Илдус Фәсхетдинов республика җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Министрлык коллективына мөрәҗәгать итеп, үзе өчен ведомствоны Владимир Швецов кебек идарәчедән соң җитәкләве икеләтә җаваплылык йөкләвен билгеләп үтте. “Киләчәктә юл эшләре сыйфатына таләпләр гел артып торачак. Татарстан юл төзелеш технологияләре буенча Россиянең алга киткән төбәкләре исемлегендә булырга тиеш”, - дип ышандырды Илдус Фәсхетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot