Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Вьетнам белән хезмәттәшлекне җайга салырга әзерлеген әйтте
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Вьетнам төбәкләрендә Татарстан товарларына ихтыяҗ зур.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Вьетнам Социалистик Республикасы төбәкләре белән эшлекле, белем бирү һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтергә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Кьензянг провинциясе Халык комитеты Рәисе Ву Хонг белән очрашу вакытында хәбәр итте.
Вьетнам вәкилләре белән очрашу бүген Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия һәм Вьетнам — вакыт сынавын узган дуслар һәм күп кенә тармаклар буенча стратегик партнерлар. «Сезнең сәфәр бик тә вакытлы, 2019 ел моннан 25 ел элек төзелгән килешү кысаларында Россиядә – Вьетнам, Вьетнамда Россия елы дип игълан ителде. Төбәкара хезмәттәшлекне җайга салу бик тә мөһим, Татарстан әлеге процессларда актив катнашырга әзер. Мин сезнең илдә берничә мәртәбә булдым, күп кенә очрашулар үткәрелде, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү имзаланды», - диде Миңнеханов.
Президент билгеләп үткәнчә, Вьетнам төбәкләрендә Татарстан товарларына ихтыяҗ зур. «Сез бездә җитештерелә торган продукцияне, «КАМАЗ» йөк машиналарын, вертолетларны яхшы беләсез. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында сезнең илнең оборона ихтыяҗлары өчен 4 фрегат төзелде, әлеге корабларга алга таба да заказлар бар. Безгә үзара хезмәттәшлекнең башка юнәлешләрен дә өйрәнергә кирәк», - дип ачыклык кертте Миңнеханов.

ТР Президенты автокомпонентлар, ИТ-продукция, медицина эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча уртак проектларны хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр рәтендә атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз