news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы телевидениегә күчү тантанасында катнашачак

Көн дәвамында Президент шулай ук ТР эшмәкәрләре белән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү турында фикер алышырга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы телевидениегә күчү тантанасында катнашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада аналог телетапшыруын өзеп кую тантанасында катнашачак, шулай ук Эшкуарлык советы утырышын уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Иртән Рөстәм Миңнеханов РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән очрашуны планлаштыра. Очрашу барышында сүз республиканың цифрлы эфир тапшыруларына күчүе турында барачак.

Көн дәвамында Президент шулай ук ТР эшмәкәрләре белән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү турында фикер алышырга планлаштыра.

"Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның XIII киңәйтелгән утырышын үткәрергә планлаштыра", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, утырышта катнашучылар газны өзү һәм яңадан тоташтыру процедурасын гадиләштерү, ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү һәм бизнес өчен кадрлар әзерләү турында фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot