news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады

Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсә – кеше капиталы.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан студентлары конгрессы пленар утырышында чыгыш ясаганда, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсәнең кеше капиталы булуын атады.

Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанның киләчәге – ул актив яшь белгечләр.

“Бу матур сүзләр генә түгел. Әгәр дә дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә ул бик ерак сыман тоела иде. Әмма бүген ясалма интеллект, блокчейн — болар реаль нәрсәләр һәм аларда алга киткән яшьләр генә аңлаша ала. Республикада кабул ителгән “Стратегия 2030” Татарстанның төп кыйммәте кеше капиталы булуын билгели. Сездә булган белем, лидерлык сыйфатлары безнең республикага Россия төбәкләре арасында лидер булып калырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot