Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать предприятиеләре ветераннары белән очрашты
Хакимиятләр белән бизнесның мөнәсәбәтләре төбәк үсешенең нәтиҗәлелеге өчен мөһим, дип билгеләп үттеләр очрашуда.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать предприятиеләре ветераннары һәм җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу «Пирамида» комплексында узды. Анда Россия Энергетика министрлыгы җитәкчесе Александр Новак, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать комплексы производстволар белән ветераннары идарә иткәндә формалашты, дип билгеләп үтте. Нефть табышы, машина төзелеше, нефть химиясе, авиатөзелеш, нефть эшкәртү кебек күп юнәлешләрдә үсеш булды. «Нефть тармагы безнең икътисадның нигезе булып тора. Бүген республика нефть табышы күләмен шактый арттырды – елына 3,5 млн тоннага кадәр», — диде Татарстан Президенты.

Республика предприятиеләре катлаулы юл үтте. Татарстан 90 нчы елларда заводларны саклап кала алды һәм үз потенциалын үстерә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстанның үсешенә керткән өлешегез турында һәрвакыт истә тотачакбыз», — дип тәмамлады ул сүзен.

Хакимиятләрнең бурычы – производстволарны саклау һәм үстерү, диде Новак.
Хакимиятләр белән бизнесның мөнәсәбәтләре төбәк үсешенең нәтиҗәлелеге өчен мөһим, дип билгеләп үтте «Мелита» ААҖ нең элеккеге җитәкчесе Алексей Пахомов. «Татарстан җитәкчеләре бүген предприятиеләрнең актив үсеше өчен этәргеч булган икътисад һәм сәнәгать сәясәте алып бардылар һәм алып баралар», — диде ул.

.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз