news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка әзер

Татарстан Президенты коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка әзер
Рамил Гали

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять даими контрольдә, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа төрдәге коронавирус таралуын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында үткәрелгән оператив киңәшмә барышында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка әзер. Әмма инфекция йоктыручыларның күпме булачагы, авыруның ни рәвешле үсеш кичерәчәге билгеле түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу катлаулы чорда хакимиятне сүгәчәкләр һәм моңа әзер булырга кирәк, дип искәртте ТР Президенты. «Шулай да без төп бурычны үтәргә — кешеләрне сакларга, авыру йоктыру куркынычын минимальләштерергә һәм гражданнарга ярдәм күрсәтергә тиешбез», — дип сүзен йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot