news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәләтле балаларын Яңа ел белән тәбрик итте

15 балага республика башлыгы исеменнән Apple планшетлары тапшырдылар.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Казан Кремелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.

Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чакырганнар иде. Мәктәп укучылары һәм училищеларда тәрбияләнүчеләр Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклауга кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде.

Очрашуда катнашучыларның берсе - «Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов Рөстәм Миңнехановка үзенең республика Президенты булырга теләвен әйтте.

«Теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкче тәҗрибәле кеше булырга, илнең төзелешен, муниципалитетларның ничек эшләвен яхшы күзалларга тиеш. Сезгә иң элек муниципалитетларда, җирдә эшләп карарга кирәк», - дип җавап бирде Тимерханга Татарстан башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, аларга Apple планшетлары бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot