Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиленең ике урынбасарын билгеләде
Михаил Михалин һәм Эмиль Фәйзуллин Равил Әхмәтшинның яңа урынбасарлары булды.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиленең ике урынбасарын билгеләде. Шул хактагы боерык бүген республика башлыгының рәсми порталында чыкты.
Михаил Михалин Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиленең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү бүлеге мөдире, Эмиль Фәйзуллин исә мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә дәүләт органнары белән хезмәттәшлек буенча бүлек мөдире булды.
Равил Әхмәтшин Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле вазифасын 2010 елның апреленнән бирле били. Республика Президенты указы белән ул 2013 елның 24 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз