news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Православие җәмәгатьчелеге форумында катнашачак

Форум беренче тапкыр киңәйтелгән форматта узачак. Ул ТР Президенты катнашындагы пленар утырышны, түгәрәк өстәлләрне һәм секцияләрдә эшләүне үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Православие җәмәгатьчелеге форумында катнашачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иртәгә, 22 ноябрьдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның IV Православие җәмәгатьчелеге форумында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге чара үткәрелә башлаганнан алып Рөстәм Миңнеханов барлык форумнарда да катнашты, чөнки ул республикада православие мәсьәләләренә бик җитди игътибар бирә», - дип искәртте ул.

Форум беренче тапкыр киңәйтелгән форматта узачак. Ул ТР Президенты катнашындагы пленар утырышны, «Татарстан – иҗади һәм перспективалы төбәкара хезмәттәшлек территориясе» дигән темага түгәрәк өстәлне һәм секцияләрдә эшләүне үз эченә ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot