news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясаячак

ТР Президенты республикада православиене үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясаячак
архив

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның IV Православие җәмәгатьчелеге форумында катнашачак. Чара бүген Казанда ачыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Дискуссия алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасында православие тарихы һәм үсеше» күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Шуннан соң ТР Президенты форум эшендә катнашачак.

«Республика җитәкчесе православие җәмәгатьчелегенә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итәр дип көтелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Православие җәмәгатьчелеге форумы быел Казанда Изге Богородица образының табылуына 440 ел тулуга багышлап үткәрелә. Анда барлыгы 650 кеше: православие руханилары, мәхәллә активистлары, хәйрияче-меценатлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре катнаша.

«Әлеге чара үткәрелә башлаганнан алып (ул беренче тапкыр 2014 елда узды) Рөстәм Миңнеханов барлык форумнарда да катнашты, чөнки ул республикада православие мәсьәләләренә бик җитди игътибар бирә», - дип искәртте Лилия Галимова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100