Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның киләчәк үсеше өчен бөтен көчемне куячакмын”
Татарстанның яңа Президенты инаугурация тантанасында чыгыш ясады
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Татарстанның яңа Президенты инаугурация тантанасында ясаган чыгышында киләчәктә республиканы үстерү курсын дәвам итәчәген белдерде.
“Бүген Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен алганда бу вакытның мөһим һәм җаваплы булуын тулысынча аңладым. Мин Россия Президенты Дмитрий Медведевка, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына миңа ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтлемен. Мин шулай ук инаугурация тантанасында катнашучыларга һәм котлау юллаучыларга да рәхмәт белдерәм. Минем остазым – Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Ул зирәк акыллы, көчле һәм сабыр кеше булуы белән җитәкчеләр плеядысын әзерли алды. Үземне алар рәтенә кертә алуым белән горурланам.
Форсаттан файдаланып, дәүләт хакимиятенең федераль органнарына уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аларның ышанычын республикада социаль тотрыклылык, милләтара килешү һәм ныклы икътисади үсеш алып баруда ярдәм кебек кабул итәм. Без гражданнарны гомуми кыйммәтләр алдында берләштереп, республика мөстәкыйльлегенең һәм цивилизацияле федератив мөнәсәбәтләрнең, телләрне һәм республика халыклары мәдәниятен үстерү зарурлыгын аңлап, этникара һәм милләтара кызыксынулар балансын үтәп, кеше хокукларын һәм сүз ирегенең демократик нормаларын танып сәясәттәге кискенлекләрне урап уза алдык. Бүген безнең өчен бу кыйммәтләр какшамас нигез булып тора.
Без бу елларда күп уңышларга ирештек. Татарстан Россия Федерациясенең икътисади үзәге булды, ә Казан – илнең өченче башкаласы. Безнең республика Россия Федерациясен бары тик көчле төбәкләр генә көчле итәчәген гамәлдә күрсәтте.
Егәрлекле нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, энергетика, заманча машина төзелеше, үсеш алган агросәнәгать комплексы, көчле интеллектуаль потенциал болар барысы да безгә мирас булып калды. Соңгы ун елда бу байлыкны саклап калдык һәм арттыра алдык. Икътисадның яңа тармаклары барлыкка килде, яңа заводлар, социаль инфраструктура объектлары, тораклар, юллар төзелде.
Мин, Татарстан Республикасы Президенты буларак, Татарстанның киләчәк үсеше өчен бөтен көчемне куячакмын. Бүген безнең алда яңа бурычлар тора. Дөньяви финанс кризисы бары тик модернизацияләү генә динамик үсеш һәм гражданнарның мул тормышта яшәвен тәэмин итәчәген исбатлады. Әмма модернизация икътисадка гына түгел, ә дәүләт идарәсе, мәгариф, фән, тышкы элемтә, республика шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерүгә кагылырга тиеш. Замана инновацион идарә итү ысулларына күчүне таләп итә. Бары тик дәүләт һәм муниципаль идарәнең ачык булуын тәэмин итеп кенә коррупциягә каршы тора, административ каршылыкларны бетерә, гражданнар һәм бизнес өчен дәүләт хезмәтләрен кулланылышлы итә алабыз.
Икътисад өлкәсендә без инновацион кластерлар, нефть эшкәртү, химия, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати коммуникацияләрне алга таба үстерү курсын дәвам итәчәкбез. Биредә безгә сыйфат ягыннан зур сикереш ясау бурычы тора. Моның өчен безгә Россия һәм Халыкара икътисади кооперациянең тулы потенциалын эшкә җигәргә кирәк.
Нәкъ менә кече һәм урта бизнес республикада урта сыйныфны, икътисад һәм социаль өлкәдәге инновацион үзгәрешләрнең ышанычлы терәген формалаштырырга тиеш. Бу үзгәрешләрнең нигезе – бурычны куярга һәм хәл итәргә, башкаларны үз идеяләренә инандырырга һәм мавыктырырга сәләтле белгечләр. Мондый белгечләргә республикабызда ихтыяҗ елдан-ел артачак. Шунлыктан мәгарифне модернизацияләү аеруча мөһим. Аның максаты – белем биреп кенә калмыйча, яшьләрне максат кую һәм куелган максатларга ирешергә, үз эшләрендә әйдәп баручылар булырга өйрәтү дә.
Безгә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүне дә дәвам итәргә кирәк. Республикада яшәүче һәркем иң заманча медицина хезмәтләреннән файдалана алырга тиеш. Икътисад һәм социаль өлкәне модернизацияләү генә яңа эш урыннары булдырырга, гражданнарның керемнәрен арттырырга, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына ярдәм итәргә, шул рәвешле халыкның тормыш сыйфатын икътисади яктан нык үскән илләр дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Мин Татарстан Республикасы Президенты вазифасының үземә гаять зур җаваплылык йөкләвен яхшы аңлыйм. Әмма шул ук вакытта Россия Федерациясе җитәкчелеге, республикабыз гражданнары һәм бу залда утыручы коллегаларымның мине хуплавын бөтен барлыгым белән тоям. Шуның белән бергә бүгенге икътисади һәм социаль проблемаларны бер көндә генә хәл итеп булмавын да яхшы беләм – моның өчен вакыт кирәк. Моңа көчебез җитәр дип уйлыйм. Һәм чыгышымны “Без булдырабыз!” дигән сүзләр белән төгәллим”, - диде үз чыгышында Р.Миңнеханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз