Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанны Карелия белән хезмәттәшлек кызыксындыра”
Петрозаводскида ТР Президенты Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашты
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан белән Карелиянең икътисадый мөмкинлекләрен исәпкә алып, төбәкләргә товар әйләнешен арттырырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашу тәмамланганда белдерде.
Очрашу Карелия башлыгы хакимият бинасында узды. Аның кысаларында Татарстан Республикасы белән Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча Беркетмә имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Бүген Татарстан белән Карелия арасындагы хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. Ике төбәк тә безнең килешүләрне чынга ашыру белән кызыксына”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренә караганда, икътисадны үстерү өчен базарлар мөһим, шуңа күрә Татарстан белән Карелия Республикасы хакимиятләре бизнес вәкилләре үз проектларын этәрә, үз продукциясен тәкъдим итә алсын өчен шартлар тудырырга тиеш.
“Татарстан Килешү кысаларында, шулай ук аерым юнәлешләрдә дә Карелия белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бигрәк тә медицина, туризм, инновация, шулай ук мәгълүмати технологияләр юнәлешләре перспиктивалы, дип тәгаенләде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Карелия белән хезмәттәшлек турында аерым килешү имзалау зарур, шулай ук кызыклы IТ-проектлар һәм программа эшләнмәләре бар.
Рөстәм Миңнеханов Карелия башлыгы Александр Худилайненга мөрәҗәгать итеп: “Сезнең технологик процесслар белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система буенча егәрлекле проектларыгыз бар. Татарстанга аның икътисады, нефть табышы һәм эшкәртү өлкәсендә бу бик мөһим. Безнең нефть химиясе кластеры көчле, без Россиядә пластмасса, каучук җитештерүче иң эре предприятиеләргә ия. Шулай ук шина производствосы, вертолет заводы, автомобиль кластеры бар – алар барысы да заманча мәгълүмати технологияләргә мохтаҗ.”
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хезмәт ресурслары белән идарә итүгә дә кызыксыну белдерде.
ТР Президенты Р.Миңнеханов ММЧ вәкилләренә сорауларына җавап бирде һәм Карелиядә күргән яңа производстоволар, IТ-парк һәм башка проектларны уңай бәяләде.
ТР Президенты Татарстан министрлыкларына Карелия галимнәре тикшеренүләрен һәм эшләнмәләрен Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә куллану мөмкинлеген өйрәнү, шулай ук Казанга белгечләр визитын оештыруны йөкләвен белдерде. Шулай ук Петрозаводскида Югары биомедицина технологияләре институты һәм IТ-парктагы күп кенә эшләнмәләрне Татарстан предприятиеләрендә кулланырга мөмкин булыр иде, дип белдерде ул.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз