news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның җинаять-төзәтү системасы тотрыклы эшли”
Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясадылар
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Бүген җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә узган йомгаклау коллегиясендә идарәнең 2009 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2010 елга төп бурычлар билгеләнде.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Дәүфит Хәмәдишин, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Дәүфит Хәмәдишин үз докладында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә җинаять-төзәтү системасының 17 учреждениесе урнашкан, аларда 15,5 меңнән артык хөкем ителүче исәпләнә.
Республика тикшерү изоляторында беренче мәртәбә җинаять кылучылар һәм төзәлмәслек җинаятьчеләрне аерым утырту узган елдагы бәхәссез уңышлар рәтенә керә. Шулай ук 2009 елда Татарстан учреждениеләреннән бер җинаятьче дә качмаган. Узган елда наркотик тапшырырга омтылыш ясауның 151 очрагы булдырылмый калган һәм әфьюн китерүнең 26 каналы ябылган.
Кризиска да карамастан, җинаять-төзәтү системасында җитештерү күләме 47 миллион сумнан артып киткән, хөкем ителүченең уртача хезмәт хакы көненә 124 сум тәшкил иткән.
Дәүфит Хәмәдишин төрмәдә утыручыларның санын киметү, уртача авырлыкта беренче мәртәбә җинаять кылучылар өчен җәзаны йомшарту, авыр һәм үтә авыр җинаять кылган рецидивистлар өчен җәзаны катгыйландыру, шулай ук хезмәт вазифаларын арттырып җибәрүгә каршы көрәшне алдагы эшнең төп юнәлешләре рәтенә кертте.
Татарстан Республикасы Премьер–министры Татарстан җинаять-төзәтү системасының тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. “Татарстанның җинаять-төзәтү системасы тотрыклы эшли. Сездә хезмәт эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, белем бирү җайга салынган, шунлыктан иреккә тормышка карашларын үзгәрткән кешеләр чыгачагына өметләнергә мөмкин. Кешене нормаль тормышка кайтару – дәүләтнең гомуми бурычы”, – дип ассызыклады Премьер–министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot