Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы юристларын бүләкләде
Татарстан Президенты Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан ел юристы» премиясен тапшыруда катнашты.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Юристларга гражданнарның Россия Конституциясендә гарантияләнгән хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә мөһим социаль роль бирелгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында әйтте. Тантаналы чара Казан ратушасында узды.
«Законнарның төгәл үтәлеше, яшәү сыйфатын күтәрүгә, тулаем алганда, дәүләтнең нәтиҗәле эшләвенә юнәлдерелгән реформаларның уңышлы булуы сезнең эшегезгә бәйле», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Россия юристлары ассоциациясе — илебез юристларын берләштерүче гражданлык җәмгыятенең эшчәнлек инструменты. Оешма эшенең иң кирәкле юнәлешләре арасында халыкка хокукый консультация бирү, яшь буынны хәбәрдар итү, шулай ук бушлай юридик ярдәм үзәкләрен үстерү бар.
Мондый үзәкләрнең эше республиканың авыл җирлекләрендә һәм ерак районнарында да аерым роль уйный. Анда ай саен ассоциациянең төбәк бүлекчәсенең мобиль төркемнәре бар. Хәзерге вакытта шундый сигез үзәк эшли. Халыкка ярдәм итүнең мондый формасы квалификацияле һәм системалы булырга тиеш, диде Татарстан Президенты.
Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан адвокатлар коллегиясенең 2нче Чаллы филиалы мөдире Кадыйр Вәлишин, Казан нотариаль округы нотариуслары Рузина Җәләлиева һәм Минзия Мәхмүтова, шулай ук Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе оештыру-контроль бүлеге өлкән инспекторы Максим Попов һәм Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Алсу Хәкимовага «Татарстанның атказанган юристы» исеме бирелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге башлыгы Наталья Казанцева Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын алды.
Габриэль Шершеневич исемендәге премияне Россия юристлар ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников тапшырды. Премиягә юридик фәннәр докторы, профессор, Россия атказанган фән эшлеклесе, Мәскәү дәүләт университеты юридик факультетының гражданнар хокукы кафедрасы мөдире Евгений Суханов, юридик фәннәр докторы, Мәскәү юридик академиясенең дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы профессоры Валерий Лазарев ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз