Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләде
Дәүләт хезмәткәрләре арасында республика конкурсы алтынчы мәртәбә үткәрелде.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» республика конкурсында 12 җиңүчене бүләкләде. Тантана Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов һәр дәүләт хезмәткәренең республика үсешенә үз өлешен кертүен искәртте. Аның фикеренчә, Татарстанда уздырыла торган чаралар, шул исәптән әлеге бәйге дә, хезмәткәрләрне берләштерүгә һәм аларны мотивацияләүгә уңай йогынты ясый.
2019 елда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» республика конкурсы алтынчы мәртәбә үткәрелде. Анда республиканың 28 дәүләт органнарының 50 хезмәткәре катнашты. Конкурста катнашучыларга уртача 34 яшь иде. Шул ук вакытта иң яшь дәүләт хезмәткәренә 24 яшь, ә иң тәҗрибәле катнашучыга 60 яшь тулган.
Конкурс алты номинация буенча уздырыла һәм ике этаптан тора. Аның нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче билгеләнә, аларга дипломнар һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр бирелә.
Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты оештыра. Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле 58 кеше иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре дип танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз