Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы автоспортчыларын бүләкләде
Татарстанда автомотоспортның төрле дисциплиналары бар: ралли-рейд, боҗрада узыш, кышкы трек узышлары, мотоездеходлар һ.б.
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада республиканың иң яхшы автоспортчыларын бүләкләде. Бу турыда республиа җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, автомобиль спортының Татарстанда традицияләре бай. Республикада автомотоспортның төрле дисциплиналары бар: ралли-рейд, боҗрада узыш, кышкы трек узышлары, мотоездеходларда узыш һәм башкалар.
"Татарстан автоспортчылары Россия һәм халыкара ярышларда зур уңышларга ирешә", - диде ТР Президенты. Ул аеруча "КАМАЗ-Мастер" командасын билгеләп узды.

Республикада балалар автоспортына да зур игътибар бирелә. Балалар ярышлар белән картинг клубларында таныша. Татарстан Президенты сүзләренчә, картинг секцияләрендә балалар һәм яшүсмерләр транспорт чаралары белән идарә итүгә өйрәнә, бу аларга киләчәктә дә кирәк булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз