Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумында: "Әгәр дә без бердәм булсак, безнең көчебез тагын да зуррак булачак"
Казанда "Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла
(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казанда бу көннәрдә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла. Аның пленар утырышы бүген көндезге 11 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башланып китте. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар, дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шул исәптән Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Форумга Татарстаннан читтә яшәүче 600 ләп делегат чакырулы иде, шуларның 400 е - эре бизнес вәкилләре. Татарстан Президентын зал, олы хөрмәт күрсәтеп, аягүрә каршы алды.
Үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый җыен кирәклеген ассызыклады, 2000 елдан 2008гә кадәр очрашып тордык, аннары өзеклек булды, дип искәртте. "Бер-берегез белән аралашу, тәҗрибә туплау, безгә дә читтән килгән тәнкыйтьне ишетү бик кирәк. Без дә сезнең кебек үк телебез, динебез турында борчылабыз. Татарстанда күп милләтләр яши һәм мин аларның һәммәсе өчен дә җаваплы. Шул ук вакытта Татарстан - читтә яшәгән татарларның кыйбласы... Милләттәшләребез белән без Бөтендөнья татар конгрессы, дин әһелләре һәм эшмәкәрләр аша элемтәдә торабыз, - диде Р. Миңнеханов делегатларга мөрәҗәгать итеп. - Без сезгә таянабыз. Дөрес, безнең әлегә эшләнмәгән эшләребез дә күп. Кемдер Татарстаннан килеп сездәге тормышны үзгәртә ала, дисәгез, - алга китеш булмаячак. Без - партнерлар: монда беркем дә баш түгел һәм без бердәм булырга тиеш!"
Татарстан Президенты татарларның бердәм булып, алга таба да бергә эшләргә тиешлегенә аеруча да басым ясады. "Сез Татарстан продукциясен башка төбәкләргә тарату юлы гына түгел, сезнең төбәктәге продукция дә Татарстанда кирәкле булырга мөмкин һәм безнең бурыч - сезнең бизнесның чәчәк атуын тәэмин итү. Без Россия Федерациясендәге икенче титуллы милләт булып торабыз. Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел. Татарстанның, татар милләтенең абруе югшары. Һәм бу бер дә юктан түгел. Татарстан үзе дә, аннан читтә булган төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар, үзегезнең мөстәкыйль, тәрбияле булуыгызны исбат итеп торасыз. Әгәр дә без бердәм булсак, безнең көчебез тагын да зуррак булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм делегатларның Казанга килүләренә рәхмәт әйтеп, алара эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, милләтебез, халкыбыз язмышына битараф булмаска өндәде. Соңыннан ул берничә делегатка татар телен һәм милләтен үстерүдә, саклауда башкарган эшләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз