news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында була

Татарстан Президенты республика автотрассаларында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча чаралар турындагы докладларны тыңлый.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында була
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында берничә чара уздырачак, шулай ук «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIV форумының пленар утырышында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышын үткәрергә планлаштыра. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә, шул исәптән республикада югары ныклы пленка җепләре һәм югары басымлы металлокомпозит баллоннары чыгару буенча да. Моннан тыш, 2020 елда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектларына углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итү өчен, углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеген раслау планлаштырыла.

Аннары республика җитәкчесе «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында катнашырга ниятли. Форум Казанда Россиянең 63 төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 400гә якын татар эшкуарын җыяр дип көтелә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен азайту һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» Татарстан Министрлар Кабинетының һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышы узачак. Утырыш эшендә Татарстан Президенты катнашырга җыена.

Кич Рөстәм Миңнехановның эшлекле графигында – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә бару, анда «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узачак. Биредә узып баручы елда спорт өлкәсенең иң яхшы вәкилләре бүләкләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100